ЭКА хәрәкәте Бөтенроссия урман волонтерлары форумында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлаган. Урман инициативалары арасыннан экспертлар жюрие сайлаган ТОП-100 вәкил 2022 елның декабрендә Мәскәүдә очрашачак. Алар урман волонтерлыгы өлкәсендәге белемнәрен һәм күнекмәләрен арттырачаклар, урман турында эш тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар һәм урманнарны саклау өчен көрәшүче төбәкара җәмгыять активын формалаштырачаклар.
Форумда урман волонтерлары, фәнни хезмәткәрләр, шулай ук 2021-2022 елларда, 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган, урман территорияләрен саклауга һәм торгызуга өлеш керткән волонтерлар берләшмәләре һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре катнаша ала.
Конкурс сайлап алуында катнашу өчен, 2022 елның 15 ноябренә кадәр үзегезнең урман проекты яки урман волонтерлыгы өлкәсендәге казанышлар турында сөйләргә, әлеге сайтта кыска анкета тутырырга кирәк: lesnoyforum.info.
20 ноябрьдә экспертлар жюрие иң яхшы 100 инициативаны сайлаячак.
Җиңүчеләр яшәү, туклану, белем бирү һәм күңел ачу программаларын үз эченә алган Урман волонтерлары бөтенроссия форумына юллама алачаклар. Оештыручылар форумда катнашучыларга транспорт чыгымнарын өлешчә компенсацияли.
Урман волонтерларының бөтенроссия форумы 3-4 декабрьдә узачак. Катнашучыларны 4 төп тема көтә: янгын сүндерү, урманнарны торгызу, туризм һәм урманны саклау. Теоретик блоклар гамәли биремнәр белән ныгытылачак, ә белем бирү программасы мастер-класслар, нетворкинглар һәм экскурсияләр белән үрелеп барачак. Форумның лекорлары – янгынга каршы юнәлеш вәкилләре, урманнарны торгызу буенча бөтенроссия сервисы координаторлары, экологик оешмалар җитәкчеләре, урман хуҗалыгын алып бару өлкәсендәге экспертлар һәм махсус сакланыла торган табигать территорияләре белән шөгыльләнүче дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре.