Татарстан «Экология» илкүләм проекты кысаларында урманнарны торгызуга федераль бюджеттан өстәмә акча алды

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы «Экология» илкүләм проекты кысаларында урманнарны торгызу эшләрен башкаруга федераль бюджеттан 3 млн.сум күләмендә өстәмә акча алды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елга һәм 2023, 2024 еллар план чорына урманнарны торгызу мәйданын арттыруга субвенцияләр бүлеп бирү турындагы боерыгына Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйган.

«Бүлеп бирелгән акчалар 1100 гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру чараларына юнәлтеләчәк, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Тулаем алганда, барлык эшләр график буенча үткәрелә, чараларның соңгы төре – урманнарны табигый ысул белән торгызуга ярдәм итү эшләре төгәлләнә».

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыруга  федераль бюджеттан 111,5 млн.сум күләмендә акча бүлеп бирелгән иде, шул исәптән урманнарны торгызу күләмнәрен арттыруга – 89,5 млн.сум. Агымдагы елга урманнарны торгызу мәйданының план күрсәткече 3619,1 га тәшкил итә.

Проектның гамәлдә булу вакыты эчендә – 2019 елдан 2022 елга кадәр 15127 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International