Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урман тармагы ветераннарын якынлашып килүче һөнәри бәйрәм – Урман хезмәткәрләре көне белән котладылар. Бүләкләр тапшырганда белгечләр ветераннарга фидакарь хезмәтләре һәм урман комплексын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
Россиядә Урман хезмәткәрләре көне, гадәттәгечә, сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 18 сентябрьгә туры килә. Бәйрәм СССР Югары Советы Президиумының 1980 елның 1 октябрендәге фәрманы белән гамәлгә куелган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының урман тармагында 2,5 меңнән артык кеше эшли. Аларның һөнәри осталыгы, фидакарь хезмәте аркасында республикада сыйфатлы утырту материалы үстерелә, меңләгән гектар урман үсентеләре булдырыла, урманнарны янгыннан һәм законсыз кисүдән саклау, шулай ук корткычлардан һәм авырулардан саклау тәэмин ителә.