Рослесхоз: ЛесЕГАИС системасына мәгълүмат бирүнең яңа кагыйдәләре расланды

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Яңартылган Кагыйдәләр* урманнардан файдалану турында хисап биргәнче агач әзерләүне рәсми рәвештә теркәп куярга мөмкинлек бирәчәк.

Кагыйдәләрне яңарту агач белән алыш-бирешләр турында декларацияләр, агач балансы турында хисаплар, электрон теркәү документларын тапшыру таләпләренә дә кагыла. Шулай ук Кагыйдәләрдә урманнардан файдалану турындагы хисапларны яңарту һәм ЛесЕГАИС системасына агачны исәпкә алу нәтиҗәләрен урманнан чыгарганчы теркәү турында белешмәләр кертү белән бәйле беренче таләпләр дә барлыкка килә.

«Яңалыкларга бәйле рәвештә күп нәрсә эшләгә туры киләчәк: системада булган формаларга ревизия үткәрү һәм яңаларын гамәлгә кертү, документларның дәвамчанлыгын саклап калу, урман кулланучыларга үзгәрешләрне ачыкларга ярдәм итү. Яңа функция 2023 елның 1 мартына кадәр эшли башларга тиеш. Бер ел элек агачны күзәтеп торуы авыр иде, чөнки документларны бер тапкыр тутырып, агач ташучы машина аны туктатачак беренче постка кадәр атналар буенча йөри ала иде. Бүген ЛесЕГАИС системасы ярдәмендә «соры урман хәрәкәте» ябылды. Гади генә итеп әйткәндә, үзгәрешләр урман комплексында криминал дәрәҗәсен бетерүнең аерым мәсьәләләрен хокукый җайга салуны камилләштерүгә һәм ЛесЕГАИС системасын үстерүгә юнәлдерелгән», – дип ассызыклады Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков.

Үзгәрешләр 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк, шул вакытка кадәр мәгълүмат гамәлдәге формалар буенча тутырылачак**.

Россия Федерациясеннән чыгарганда агач әзерләүне һәм сатуны тикшереп торуның нәтиҗәлелеген арттыру максатында ЛесЕГАИС системасының Россия ФТС мәгълүмат системалары белән багланышта булуы күздә тотыла. Бу ведомствоара каршылыкларны бетерергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки Россия ФТС чыгарыла торган йөкнең легальлеген тикшерү өчен вакыт сарыф итәргә туры килмәячәк. 2023 елның 1 мартыннан урманнардан файдаланучылар системага декларацияләнгән һәм  Россия Федерациясе территориясеннән читкә чыгарылган агач турында мәгълүмат кертәчәкләр.

Белешмә өчен:

*Агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына мәгълүмат бирү кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 02.09.2022 ел, № 1553 карары белән расланган.

**Агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган системасына мәгълүмат бирү кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 03.12.2014 ел, № 1301 карары белән расланган.

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International