«Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре сабакчалы имән орлыгын әзерләүгә керешкәннәр. Зеленодольск урманчылыгының Зеленодольск кишәрлеге урманчылыгы территориясендә узган чираттагы чарада В.В.Карпов исемендәге лицейның «Зеленый островок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар да катнашканнар.
Укучылар һәм белгечләр көче белән барлыгы 40 кг имән чикләвеге әзерләнгән.
«Балалар безгә ел саен имән чикләвеген җыеп алуда булышлык күрсәтәләр. Беренче чиратта, мондый акцияләр урманга сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Илмир Шаһивәлиев. - Шулай ук һөнәри юнәлеш алуга да омтылыш бар, укучылар урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү күнекмәләрен үзләштерәләр».