Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюровның Урман хезмәткәрләре көне белән котлавы

2022 елның 18 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр,

хөрмәтле Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы ветераннары!

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Урман хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Урман җирдәге иң мөһим табигый ресурсларның берсе булды һәм шулай булып калачак та, һәм киләчәк буыннар өчен урман байлыкларын саклау һәм арттыру, аларны нәтиҗәле һәм сакчыл куллануны тәэмин итү, илнең экологик куркынычсызлыгын ныгыту – һәммәбез өчен дә уртак бурыч. Безнең эшебез нәкъ шул кыйммәтләргә нигезләнә дә инде.

Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы динамикалы рәвештә үсә торган өлкә. Төбәктә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча максатчан эш алып барыла, тармак оешмаларының матди-техник базасы яңартыла, эшчәнлеккә инновацияләр һәм фәнни казанышлар кертелә. Соңгы елларда цифрлы технологияләр өлкәсендә алга китеш булды – урман хуҗалыгы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирүче берничә система һәм сервис эшләнде. Әлбәттә, югары нәтиҗәләргә күп очракта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән ирешелде.

Республиканың урман хуҗалыгында югары квалификацияле белгечләр, үз эшләрен белгән һәм ихлас яратып башкаручы кешеләр эшли. Югары профессиональлек, җаваплылык һәм үз эшегезгә бирелгәнлек – һәрберегезне характерлый һәм төбәкнең социаль-икътисадый потенциалын ныгытырга мөмкинлек бирә торган үзенчәлекләр. Республиканың урман хуҗалыгын үстерүгә керткән тырыш, фидакарь хезмәтегез һәм бәяләп бетергесез өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Бүгенге казанышларыбыз нигезенә үзенең тәҗрибәсен һәм традицияләрен керткән урман хуҗалыгы ветераннарына  аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.

Хөрмәтле дуслар! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм куелган максатларга ирешүдә уңышлар телим!

Бәйрәм белән!

 

 

ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International