Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында «Авыл җирлегендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү» темасына түгәрәк өстәл узды. Чара авыл җирлекләре башлыкларының «Авыл җирлекләре белән идарә итүгә заманча якын килү» программасы кысаларында оештырылган иде.
Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Дәүләт урман контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров һәм башкалар катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау мәсьәләләре тикшерелде.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, урманда янгын куркынычсызлыгын «Урман хуҗалыгы» ДБУ составында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ составындагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт тәэмин итә.
«Янгын чыгу куркынычы янаган чорда янгын куркынычы торышына системалы рәвештә космик, авиация һәм җир өсте күзәтчелеге гамәлгә ашырыла, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып барыла», – дип билгеләп үтте Равил Кузюров.
Министр искәртеп узганча, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 07.10.2020 ел, № 1614 карарының 10 пункты нигезендә, кар катламы эреп беткән көннән алып тотрыклы яңгырлы көзге һава торышы башланганчыга кадәр дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, урманга янәшә торган территорияләргә хуҗа булган, алардан файдаланучы һәм (яки) алар белән эш итүче учреждениеләр, оешмалар, крестьян (фермер) хуҗалыклары, иҗтимагый берләшмәләр, шәхси эшкуарлар, гражданнар бу урыннарны үлән үсемлекләреннән, урып-җыю калдыкларыннан, агач кисү калдыкларыннан, җитештерү һәм куллану калдыкларыннан һәм башка яну материалларыннан территория чикләреннән һәм (яки) урманнан кимендә 10 метр киңлегендәге полосада чистартып торуны тәэмин итәргә һәм кимендә 1,4 метр киңлегендәге янгынга каршы минераллаштырылган полоса яки янгынга каршы башка каршылык белән аерып алырга тиеш.
«Шулай ук авыл хуҗалыгы янгыннарының да ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген сез барыгыз да беләсез. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 16 сентябрендәге 1479 номерлы карарының 185 пункты нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, запас җирләрдә һәм торак пунктлар җирләрендә коры үлән үсемлекләрен, саламнарны, урак калдыкларын яндыру тыела. Коры үлән үсемлекләрен яндыру нәтиҗәсендә янгынга юл куйган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр штрафка тартылып кына калмыйча, субсидияләрдән дә мәхрүм ителергә мөмкин», – дип нәтиҗә ясады Равил Кузюров.