2022 ел башыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә 11,1 мең гариза алынды

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

2022 ел башыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә 11,1 мең гариза алынды. «7,7 мең гариза яисә гомуми күләмнең 70% дәүләт хезмәтләре порталлары аша бирелгән, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Һичшиксез, дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдалануның өстенлекләре ачык күренеп тора, бу хезмәтләрдән файдалануга бәйле мәгълүматны ала алу мөмкинлеге дә, вакытлыча чыгымнарны киметү дә, уңайлы вакытта теләсә кайсы урыннан гариза бирә алу мөмкинлеге дә».

«Шулай ук, үткәрелгән анализ буенча, гаризаларның саны арту тенденциясе дә күзәтелә. Быел Министрлык тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләрнең саны 2020 ел белән чагыштырганда 2-2,5 тапкыр артыр дип көтелә», – дип өстәде Илгизәр Зарипов.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 13 дәүләт хезмәте электрон рәвештә күрсәтелә. Алар арасында – аукцион нәтиҗәләре буенча, сатулар уздырмыйча урман кишәрлеген арендага бирү, урман кишәрлеген түләүсез нигездә, даими (вакытын чикләмичә) файдалануга бирү, урманнарны үзләштерү проектына экспертиза, гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү, урман патологиясен тикшерү актларын раслау, урманнардан файдалану турында декларацияләр һәм хисаплар кабул итү, дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү, дәүләт милкендә булган җирләрдән яки җир кишәрлегеннән файдалануга рөхсәт бирү, җир кишәрлекләре бирмичә һәм сервитут, гавами сервитут билгеләмичә, дәүләт милкендәге җирләрне яисә җир кишәрлекләрен файдалануга рөхсәт бирү, урманнарны торгызу проектларын һәм урман үрчетү проектларын килештерү.

Хезмәт күрсәтү өчен гаризаны Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы  (https://www.gosuslugi.ru) һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы (https://uslugi.tatarstan.ru) аша бирергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International