Казанда Kazan Digital Week форумы ачылды

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Казанда Kazan Digital Week форумы ачылды. Аның кысаларында IT-өлкәдә проектлар күргәзмәсе уза. Бүген экспозицияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Паршин һәм башкалар карады.

Форум мәйданында урман тармагын цифрлаштыру өлкәсендә тормышка ашырыла торган проектлар да тәкъдим ителде. ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашучыларга киләсе чордагы нәтиҗәләр һәм өстенлекле бурычлар турында сөйләде.

Форумның пленар утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның цифрлы трансформация буенча лидер төбәкләр исәбенә керүе турында сөйләде. «Бу нәтиҗәгә соңгы елларның планлы эше аркасында ирешелде», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, узган ел социаль әһәмиятле булган 125 хезмәт электрон форматка күчерелгән. «Бу ел ахырына кадәр калган барлык хезмәтләр дә күчереләчәк», – дип ышандырды ул.

ТР Президенты ассызыклаганча, Татарстанда төп тармакларны цифрлаштыру буенча зур эш алып барыла. Мәсәлән, республикада 10 ел эшли торган электрон мәгариф системасы даими камилләштерелә.

«Сәламәтлек саклау буенча зур проект тормышка ашырыла. Республика клиник хастаханәсе базасында Россиядә беренче тапкыр халыкара стандартлар буенча медицина ярдәме күрсәтү тәртибе тулысынча цифрлаштырылачак», – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Ул искәрткәнчә, 2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. «Цифрлы технологияләр икътисадның күбрәк өлкәләрен колачлый, гражданнарның тормыш сыйфатын һәм бизнесның конкурентлыкка сәләтен арттыра», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Kazan Digital Week форумы 24 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Форум кысаларында мәгълүмат технологияләре өлкәсендә Digital Skills IV тармак чемпионаты, шулай ук ун юнәлеш буенча 120 артык чара: түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, тематик секцияләр һ.б. узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International