Татарстан белгечләре урман аударучылар арасында «Урман кисүче-2022» Россия чемпионаты призерлары булдылар

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Красноярск шәһәрендә урман аударучылар арасында «Урман кисүче-2022» Россия чемпионаты төгәлләнде. Исегезгә төшерәбез, ярышлар «Россия урманнары» форумы кысаларында оештырылды.

Конкурста Россия Федерациясенең 17 субъектыннан 70тән артык кеше катнашты. Татарстан Республикасын «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре составында команда тәкъдим итте.

Конкурс барышында катнашучылар агач аудару, кискәләү, сабакчаларны кисү һ.б. буенча берничә йөкләмә үтәделәр.

Татарстан белгечләре лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм урман аударучылар арасында «Урман кисүче» Россия чемпионаты призерлары арасына эләктеләр. Әйтик, Георгий Захаров – юниорлар арасында беренче, Елена Сафиуллина хатын-кызлар арасында өченче урынны алды. Валерий Иванов Харвестер операторлары арасында беренче урынга лаек булды. Шулай ук республика командасына «эстафета» күнегүендә һәм харвестер һәм форвардер операторлары арасында гомуми зачетта өченче урын бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International