Бүген Казан шәһәрендә «Милләт кроссы – 2022» Бөтенроссия йөгерү көне узды. Маршрут Казансу елгасы яры һәм «Урам» экстрим-паркы территорияләре буйлап барды. Стартка барлык теләүчеләр – профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, балалар, студентлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыкты.
«Милләт кроссы»нда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Самат Арипов, Анна Сергеева, Анна Насретдинова, Инсаф Ихсанов, Лилия Колючева, Рамил Гыйльманшин, Алинә Сафиуллина, Альбина Әхмәтшина, Рамил Шәйхетдинов, Алсу Вәлиева, Любовь Самохвалова һәм Ләйлә Әхмәтҗанова катнашты.
Бәйрәм программасында 1, 2 һәм 3 км дистанцияләргә йөгерү каралган иде. Шулай ук Казан шәһәренең иҗат һәм спорт коллективлары катнашында мәдәни-күңел ачу программасы да оештырылды.
«Милләтләр кроссы» бөтенроссия йөгерү көне – катнашучылар саны буенча да, географик колачы буенча да Россия Федерациясе территориясендә иң массакүләм һәм масштаблы спорт чарасы. Ул 2004 елдан бирле ел саен үткәрелә. Чараның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм россиялеләрне физик культура һәм спортның төрле төрләре белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.