Бүген Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фондын массакүләм җыештыру оештырылды. Үзәк мәйданчык шәһәр яны урманчылыгының Столбище кишәрлеге территориясе булды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.
«Урманнар мөһим саклагыч, су саклау, икътисадый һәм социаль функцияләрне башкара, төбәкнең экологик балансын саклауда катнаша. Урманны саклау – һәр кешенең бурычы һәм җаваплылыгы, – дип билгеләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Шуңа күрә, беренче чиратта, «Татарстанның чиста урманнары» республика акциясе экологик культура формалаштыруга һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән. Икенче чиратта, әлбәттә, максат – урманнарда уңайлы санитар-экологик хәл булдыру».
«Бүген акция республиканың барлык муниципаль районнарында уза. Анда 10 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Акциянең көзге этабы 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк».
Акциядә катнашучылар көче белән әлеге мәйданчыкта барлыгы 2 куб.м каты көнкүреш калдыклары җыелган иде. Тулаем алганда, Татарстан буенча 3 мең куб.метр күләмендә каты көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм ауган агачлар җыеп чыгарылган.
Белешмә өчен. «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең көзге этабы 12 сентябрьдә башланды һәм агымдагы елның 12 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
18 апрельдән 18 июньгә кадәр узган акциянең язгы этабы нәтиҗәләре буенча, республиканың урман фондыннан 2,4 мең куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыелып чыгарылган, 3,2 мең куб.м. коры-сарыдан һәм аунак агач күчләргә өеп куелган. Шулай ук урман тармагы белгечләре тарафыннан 750 артык аншлаг, мәгълүмат тактасы һәм урманнарга килә торган гражданнарның ял итү урыннары ремонтланган.