Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыклары әзерләнә. «Бүгенге көндә гадәти чыршы күркәләрен җыю эшләре бара, 5 кеше эшли, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Альберт Закиров. – Уңыш уртача, бүгенге көнгә 1,2 тонна күркә җыелды».
«Шулай ук каен орлыкларын да әзерләп бетерәбез, 10 килограмм орлык җыелды, – диде Альберт Закиров. – Орлыклар тикшерү өчен Татарстан Республикасының Урманнарны яклау үзәгенә җибәреләчәк һәм базис урман питомнигында чәчеләчәк».