ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Трансстроймеханизация» ҖЧҖ карата профилактик чара үткәрелде

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Трансстроймеханизация» ҖЧҖ карата федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында профилактик чара үткәрелде. Чара предприятие вәкилләре һәм республика урманчылыкларының җитәкче-урманчылары катнашында видеоконференция режимында узды.

Төп доклад белән Министрлыкның дәүләт урман контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) тормышка ашыруга, профилактика һәм контроль-күзәтчелек чараларына кагылышлы урман законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләде.

Айрат Әхмәров «Трансстроймеханизация» ҖЧҖ эшчәнлегенә карата куела торган мәҗбүри таләпләргә җентекләп тукталды. Алар арасында – урманнарны үзләштерү проектларын төзү, урман кишәрлекләрен арендалау шартнамәләрен үтәү, урман декларациясен, хисапларын тапшыру, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үткәрү, урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозмау.

«Урманнардан линия объектларын төзү, реконструкцияләү, эксплуатацияләү максатларында файдаланганда урман утыртмаларына, урманнардан файдалану тормышка ашырыла торган җирләрдән һәм линия объектларының саклык зонасыннан читтә урман утыртмаларына, үсемлекләр катламына һәм туфракка зыян салу, шулай ук урманнардан файдалану гамәлгә ашырыла торган җирләргә янәшә урнашкан территорияләрне төзелеш һәм көнкүреш чүпләре, агач калдыклары белән чүпләү рөхсәт ителми», – дип искәртте Айрат Әхмәров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International