Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2023 елга Татарстан Республикасы территориясендә урман фонды җирләрендә федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге) вәкаләтләрен тормышка ашырганда законда саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (зыян салу) куркынычларын профилактикалау программасы проекты эшләнде һәм иҗтимагый фикер алышу өчен урнаштырылды. Әлеге эш «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 44 статьясы һәм «Контрольлек (күзәтчелек) органнары тарафыннан законда саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (зыян салу) куркынычларын профилактикалау программасын эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында» 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә контрольдә тотылучы барлык затлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне намус белән үтәүгә этәргеч ясау, мәҗбүри таләпләрне бозуга һәм (яисә) законда саклана торган кыйммәтләргә зыян китерә (зыян сала) торган шартлар турында мәҗбүри таләпләрне контрольдә тотучы затларга җиткерү, аларны үтәү ысуллары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру өчен шартлар тудыру максатларында гамәлгә ашырыла.
Программа проекты «Федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге)» бүлегенең «Зарури таләпләр бозылуны кисәтү» бүлекчәсендә урнаштырылган (https://minleshoz.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3382013.docx).
Программа проектына карата искәрмәләр һәм тәкъдимнәр булган очракта, аларны, «2023 елга программа проекты» тамгасы белән, Министрлыкка әлеге электрон адреска җибәрүегез сорала: gkn.mlh@tatar.ru.