Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләү, транспорт белән күчерү, эшкәртү, сату һәм чит илгә чыгаруны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә видеоконференция режимында узды.
Утырышта Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров, «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова һәм урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов доклад белән чыгыш ясады.
Айрат Әхмәров Министрлык тарафыннан агач әзерләү һәм аның әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү һәм ачыклау буенча алып барылган эшкә тукталды. Ул хәбәр иткәнчә, 2022 ел башыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.28 ст. буенча административ хокук бозулар турында 47 эш кузгатылган.
«9 ай эчендә урманнарны законсыз кисүнең барлыгы 56 очрагы ачыкланды, – диде Айрат Әхмәров. – Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, андый очраклар саны 35% кимегән, законсыз әзерләнгән агач күләме 33% кимегән».
Гөлнара Мөхәммәтханова – Бөгелмә урманчылыгы территориясендә законсыз агач кисү очракларын кисәтү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар, Алексей Мосунов 2022 елда Татарстан Республикасында үткәрелә торган санитар-савыктыру чаралары турында сөйләде.
Утырыш ахырында законсыз агач әзерләү, ташу, эшкәртү, сату һәм экспортлауны булдырмау мәсьәләләре буенча комиссия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алышу булды.