Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаментында 2022 елда урманнарны торгызу эшләре мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2022 елда урманнарны торгызу эшләрен башкару мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырылды. Аны Департамент башлыгы урынбасары Сергей Ковалев алып барды. Утырыш эшендә округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстаннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм урманнарны яңарту һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.

Киңәшмә барышында урманнарны торгызу һәм үрчетү, ябык тамыр системалы утырту материалларын кулланып, урман культуралары булдыру һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проекты кысаларында 3619,1 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды. Шулардан 1412,5 гектар мәйданда – урман культуралары утыртылган, 104,6 гектарда –урманнар үрчетелгән, 4 гектарда – катнаш урман торгызу эшләре, 2098 гектарда урманнарны табигый торгызу эшләре гамәлгә ашырылган.

Хәзерге вакытта Татарстанда урман культураларын тулыландыру, урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын әзерләү һәм стандарт утырту материалын инвентарьлаштыру эшләре алып барыла.

Киңәшмәдән соң Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне килештерү буенча штаб утырышы узды. Аның кысаларында 2022 елгы янгын куркынычы сезонына башлангыч нәтиҗәләр ясалды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International