Бүген Казанның Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиянең 4 нче сыйныф укучылары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар. Экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.
Илгиз Зарипов мәктәп укучыларына Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы һәм хәзерге торышы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелә торган эшләр, Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге, Лубян урман-техник көллияте һ.б. турында сөйләде.
Укучылар арасында ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры, ТАССРның Атказанган урманчысы Александр Гуляевның оныгы да бар иде. «Мин бабам һәм, гомумән, урман тармагы турында күп беләм, – дип сөйләде Динә Гуляева. – Күбесенчә, бу минем урман хуҗалыгында эшләгән әтием сөйләгәннәре нәтиҗәсендә. Нәкъ менә ул миңа урманга мәхәббәт тәрбияләде һәм табигатьне саклауның никадәр мөһим икәнлеген күрсәтте. Миңа Урман музее бик ошады, аны тагын бер тапкыр күрергә теләр идем».