ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында фикер алыштылар

2022 елның 30 сентябре, җомга

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Чарада дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор мөдире, коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы зат Эльвира Зыятдинова, юридик бүлек җитәкчесе Венера Мәнихова һәм икътисад, дәүләт заказын урнаштыру һәм түләүләр белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Азат Корбанов доклад белән чыгыш ясады.

Эльвира Зыятдинова утырышта катнашучыларны ТР Икътисад министрлыгының  коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре һәм ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән коррупция торышы һәм 2021 елда коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисап белән таныштырды.

Шуннан ул 2022 елның 1 нче яртыеллыгында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында һәм аның карамагындагы оешмаларда коррупциягә каршы көрәш буенча эш нәтиҗәләренә җентекләп тукталды. Эльвира Зыятдинова быел декларация кампаниясе кысаларында үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында мәгълүматларны 54 дәүләт граждан хезмәткәре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 59 җитәкчесе тапшыруы хакында искәртте.

«Әлеге мәгълүматларга анализ ясалды, хокук бозулар ачыкланмады, – дип хәбәр итте ул. – Гомумән алганда, хисап чорында секторга бүтән түләүле эшчәнлек башкару турында 2 хәбәр һәм дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләгән граждан белән хезмәт килешүе төзү турында 3 хәбәр керде. Коррупциячел хокук бозулар һәм мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килүе турында аноним хәбәрләр булмады».

Венера Мәнихова утырышта катнашучыларга – 2022 елда норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләре, Азат Корбанов «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 05.04.2013 ел, №44-ФЗ федераль законны үтәү һәм сатып алынган товарлар, эшләр, хезмәтләр турында сөйләде.

Киңәшмәгә министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. Ул коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышларында киңрәк мәсьәләләрне карау кирәклеге турында билгеләде. «Министрлык урманнарны саклау, яклау һәм торгызу, урман кишәрлекләрен арендага бирү, алардан даими (чорын чикләмичә) файдалану кебек кайбер төп функцияләрне башкара, – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов. – Бу юнәлешләрнең барысы да коррупциягә каршы сәясәт белән бәйле. Эшчәнлегебезгә системалы анализ урман комплексы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итәчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International