Татарстан Республикасында 2022 елның көзге урман-культура сезоны дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 30 сентябренә 200 га мәйданда урман культураларын тулыландыру һәм киләсе елның урман культуралары өчен 975 га мәйданда туфрак әзерләү эшләре башкарылган.
«Бу атнада сабаклы имән чикләвекләрен җыю эшләре башланды. Беренчеләрдән булып республиканың Әгерҗе, Биләр һәм Зеленодольск урман хуҗалыклары белгечләре эшкә кереште, – дип сөйләде урманнарны яңарту һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев. – План буенча, быел урман барлыкка китерүче төп токымнардан кимендә 11,5 тонна орлык әзерләргә кирәк».
«Хәзерге вакытта базислы урман питомникларында утырту материалын инвентарьлаштыру да тулы көченә бара, – дип өстәде ул. – Мәгълүматларны анализлаганнан һәм гомумиләштергәннән соң, 2023 елгы урман культурасы кампаниясе өчен ничә үсенте барлыгы билгеле булачак».