Урман тармагы белгечләре ветераннарга Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бүләкләр тапшырдылар

2022 елның 30 сентябре, җомга

Ел саен 1 октябрьдә дөньяда Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның тармак оешмалары белгечләре урман тармагы ветераннары янына бардылар, аларның эшләре белән кызыксындылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

«Бу бәйрәм – ветераннарыбызга озак еллар намуслы хезмәтләре һәм республика үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүләре өчен тагын бер кат рәхмәт белдерү өчен менә дигән сәбәп, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Данлы тормыш юлы сезнең тырышлыкка бәйле. Сез – безнең өчен таяныч, тәҗрибә, белем, зирәклек хәзинәсе. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, актив озын гомер, гаилә җылысы һәм иминлек телим».

Халыкара өлкәннәр көне 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе карары буенча оештырыла. Бәйрәмнең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәлеп итү, аларның җәмгыять үсешенә керткән өлеше турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру, өлкән яшьтәге кешеләргә карата мөнәсәбәтне үзгәртү, аларның бәйсезлеген, эчке потенциалын тормышка ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International