ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Әлки муниципаль районында эш сәфәрендә булды

2022 елның 1 октябре, шимбә

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Әлки муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Чара Базарлы Матак авылында узды.

Үз чыгышында Рәис Гомәров ветераннарга фидакарь хезмәтләре һәм республика үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

«Бу бәйрәм – буыннарның бердәмлеге һәм дәвамчанлыгы, заман белән элемтәдә тору символы, – дип ассызыклады ул. – Бүген бездә булган бар нәрсә – сезнең казаныш. Без сезгә зирәклегегез, тәҗрибәгез һәм күрсәтмәләрегез, шулай ук сугыштан соңгы авыр елларда халык хуҗалыгын торгызуга биргән көчләрегез өчен чиксез рәхмәтлебез. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, җылылык һәм озын гомер телим».

Шулай ук ветераннарны муниципаль район башлыгы Александр Никошин, башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов һ.б. котлады.

Чара районның иҗат коллективлары катнашында бай мәдәни-күңел ачу программасы белән үрелеп барды.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International