«Зәй урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урман культураларын инвентаризацияләү эшләрен төгәлләгән. Урманчылык белгечләре 2022, 2020 һәм 2018 елгы урман культураларын тикшергәннәр. Инвентаризация нәтиҗәләре буенча урманнар урнашкан җирләргә гомуми мәйданы 234,1 гектар булган җирләр кертелгән.
«Базислы урман питомникларында инвентаризация нәтиҗәләре бездә 1,5 миллион стандарт утырту материалы барлыгын күрсәтте. Шулардан имән – 384 мең данә, чыршы – 92 мең данә, корычагач – 1 миллионнан артык, – дип сөйләде урманнарны торгызу буенча инженер Лилия Вәлиева. – Бу үсентеләр саны урманнарны торгызу һәм киләсе елда урман культураларын тулыландыру өчен җитәрлек».