ТР Урманнарны яклау үзәгендә дәүләт урман патологиясе мониторингы реестры мәгълүматларын актуальләштерү буенча эшләр алып барыла

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә дәүләт урман патологииясе мониторингы реестры мәгълүматларын актуальләштерү буенча эшләр алып барыла. Реестрга кертелгәнче барлык белешмәләр урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышына карата җир өсте күзәтүләре, ИСДМ-Рослесхоз һәм дистанцион зондлау белешмәләренә туры килү-килмәве буенча тикшерелә.

Ел башыннан реестрдан гомуми мәйданы 2502 га булган участоклар төшереп калдырылган.

Реестр мәгълүматлары нигезендә урманчылыкларда 2023 елга урманнарны саклау чаралары планнары төзеләчәк. «Дөрес билгеләнгән чаралар республика урман фондының санитар һәм урман патологиясе торышын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», – диләр ТР Урманнарны яклау үзәге белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International