Бу елның 8 октябрендә ТР муниципаль районнарында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм агач утырту оештырылачак. Барлыгы 1 млн. данәдән артык утырту материалы (гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б.) утыртылачак.
Казан янында акция өч мәйданчыкта – Дача бистәсе (участокның координаталары – 55.93243731, 49.2614354) һәм Биектау районының Бөреле бистәсе тирәсендә (55.960246, 49.382569), шулай ук Лаеш районы Тарлаш авылы янында (55.568287, 49.137142) узачак. Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Көрәкләр һәм үсентеләр урында биреләчәк.
Татарстан районнарында утырту вакыты һәм урыны турында «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясенең рәсми порталында белергә була: https://сохранимлес.рф/ яисә Министрлык сайтында: https://minleshoz.tatarstan.ru/vserossiyskaya-aktsiya-sohranim-les.htm.
Узган ел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Республикасында 594 га мәйданда 1,8 млн. данә агач материалы утыртылган иде.
Исегезгә төшерик, агач утырту буенча республиканың табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты – урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү. 12 ел эчендә Татарстандагы акцияләр кысаларында 8,1 мең гектардан артык мәйданда яңа урман утыртмалары утыртылды, 32,1 млн. данә утырту материалы файдаланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 567 мең кешедән артып китте.
Белешмә өчен. «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Өч ел эчендә анда катнашучылар 150 млн.агач утыртты. Экологик инициатива Россиядә иң зурлардан санала.
Быел «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе сентябрь ае башында Камчаткада башланып китте. Аның максаты – янгыннардан аеруча зыян күргән төбәкләргә ярдәм итеп, 70 миллион агач утырту. Акцияне РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Урман волонтерлары» хәрәкәте оештыра. «Урманны саклыйк» акциясенең партнерлары – «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм Сбер.