Татарстанлылар макулатура җыю буенча #БумБатл акциясендә катнаша ала

2022 елның 7 октябре, җомга

Россиядә өченче тапкыр макулатура җыю буенча иң зур #БумБатл акциясе үтә.

Анда балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр, югары уку йортлары, шулай ук компанияләр катнаша ала. Ярышка индивидуаль рәвештә дә кушылырга мөмкин. Иң якын макулатура ноктасын проект сайтында урнашкан интерактив картадан табарга мөмкин: https://бумбатл.национальныепроекты.рф. Акция финалында һәр категориядә иң яхшы 3 катнашучы билгеләнәчәк.

Акция 2022 елның 15 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

#БумБатл акциясендә катнашучылар җыелган макулатура буенча гына түгел, ә социаль челтәрләрдә креативлык буенча да көч сынашалар. #Бумбатл һәм #нацпроектэкология хэштеглары булган иң иҗади фото һәм видео авторлары быелгы проект амбассадорлары – нәфис гимнасткалар Арина һәм Дина Авериналар һәм җырчы Хабиб белән аларның экологик гадәтләре турында белү өчен аралаша алачак. БумБатлга ярдәм итү өчен шулай ук масштаблы агарту чаралары: макулатура эшкәртү заводларына экскурсияләр һәм экологик дәресләр узачак.

Акция «Илкүләм приоритетлар» АКО инициативасы буенча Россия Табигать ресурслары министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Фән министрлыгы ярдәмендә «Экология» илкүләм проектына теләктәшлек күрсәтеп үткәрелә. Проектның партнерлары – «Россия экологик операторы» ППК, «Чиста ил» берләшмәсе, «ГХФ яшьләр лигасы», Макулатура эшкәртүчеләр лигасы, Ubirator сервисы, шулай ук «Ватанга миллион» хәйрия акциясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International