Татарстан Республикасында яшь үсентеләрне карау эшләре төгәлләнгән. 2022 елга дәүләт йөкләмәсе нигезендә алар барлыгы 2,7 мең га мәйданда үтәлгән.
«Яктырту һәм чистарту кебек урман хуҗалыгы чаралары үткәрелде, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Василий Чернов. – Яктырту барышында төп токымны күләгәләп торучы куаклар һәм иярчен токымнар киселде, чистарткан вакытта утыртмаларның тыгызлыгы көйләнде һәм агачларның үсү шартлары яхшыртылды. Шулай итеп, урманчылыкларда сыйфатлы үсентеләр формалаштырылды».