«Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре көзге урман культуралары буенча берникадәр эшләрне төгәлләгән. Әйтик, урман культураларын тулыландыру буенча эшләр 25,7 га мәйданда башкарылган, 2023 елда урман культуралары өчен туфрак әзерләү – 52 га мәйданда.
«Моның белән бергә базислы урман питомнигында утырту материалын инвентарьлаштыру да үткәрелде, – дип билгеләп үтте Нурлат урманчылыгының урманнарны торгызу буенча инженеры Ольга Захарова. – Быел 700 меңнән артык нарат, имән һәм каен үсентеләре үстерелде. Бу сумма урманнарны торгызу һәм киләсе елда урманнарны үрчетү эшләрен башкару өчен җитәрлек булып тора».
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта урман барлыкка китерүче төп токымнарның орлыкларын әзерләү эшләре бара.