Рослесхоз: урман проект документлары яңа таләпләр буенча рәсмиләштереләчәк

2022 елның 14 октябре, җомга

Урман кишәрлегенең составына һәм проект документларына карата таләпләргә үзгәрешләр 2022 елның 3 октябрендә үз көченә керде.

Яңартылган версиядә документларны раслаганда баш тарту өчен тагын берничә нигез барлыкка килгән. Мәсәлән, кишәрлекләрне формалаштыру һәм үзгәртү таләпләрен бозган проект, проектланган бер урман мәйданының икенчесе белән тулы яки өлешчә киселеше. Беренче чиратта, үзгәрешләр урман кишәрлекләрен сайлау этабында урманнан файдаланучылар арасында булырга мөмкин булган каршылыкларны бетерүгә юнәлтелгән.

«Хәзер без яңа таләпләрне куллану процессында барлыкка килгән мәсьәләләрне туплыйбыз. Бу үзгәрешләр турында без төбәкләрдәге урман бүлекләренә һәм урманнардан файдаланучыларга өстәмә аңлатмалар бирәчәкбез. Рослесхоз үзара бәйләнеш һәм аралашу өчен ачык булып тора. Фикер алышу өчен безгә диалогта тору мөһим. Безнең төп бурычыбыз – урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә норматив-хокукый актларны камилләштерү һәм үстерү», – дип сөйләгән Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков.

Рослесхозның Урманнарын хокукый тәэмин итү һәм файдалану идарәсеҗитәкчесе Елена Бородавкина аңлатып узганча, яңартылган редакциядән «урман парклары» терминын төшереп калдырганнар. Бу РФ Урман кодексындагы үзгәрешләргә бәйле.**

Документта тагын бер яңалык: әгәр урманнан файдаланучы кишәрлектә линия объектын урнаштырырга ниятли икән, аңа проект документациясен әзерләргә кирәкми.

Белешмә өчен:

* Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2017 елның 3 февралендәге 54 номерлы боерыгы, Россия Табигать ресурслары министрлыгының 15.08.2022 ел, № 533 боерыгы нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән.

** «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм урман фонды җирләрендә һәм бүтән категория җирләрендә урманнарны саклауны тәэмин итүгә бәйле мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 27 декабрендәге 538-ФЗ номерлы федераль закон.

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International