ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2022 елның дүртенче кварталына бурычлар билгеләнде

2022 елның 14 октябре, җомга

Бүген Министрлыкта 2022 елның дүртенче кварталына бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Видеоконференция режимында узган чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклардагы җитәкчеләр һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән министр урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләренә, урманнарда янгын куркынычы сезоны нәтиҗәләренә, 29.07.2017 ел, № 280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды.

«Иртәгә, 15 октябрьдә, урманнарда янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә ябылачак, – дип билгеләп үтте министр урынбасары. – Янгынга каршы үткәрелгән барлык структураларның һәм оешмаларның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә быел гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуына юл куймадык. Билгеләнгән бурычларны хәл итү өчен башкарылган сыйфатлы эш һәм һөнәри якын килү өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм».

Рәис Гомәров быел сабакчалы имәннең җимеш бирү дәрәҗәсе түбән булуын билгеләп үтте. «Планны үтәүне тәэмин итү өчен чыршы, нарат, өрәңге, корычагач, юкә һәм башка токым орлыклары әзерләүне тәэмин итәргә кирәк, – дип ассызыклады ул. – Орлык җыю «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Эшләрне, республиканың Урманнарны яклау үзәгеннән орлык сыйфаты турында таныклык алып, 1 декабрьгә кадәр тәмамларга кирәк».

Шулай ук министр урынбасары ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә техниканы һәм җиһазларны кышкы саклауга куюны тәэмин итәргә, урман законнары таләпләрен бозуны кисәтүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. «Урманнарны патрульләү саны буенча план үтәлешен тәэмин итәргә кирәк. Әлеге күрсәткеч Россия Табигать ресурслары министрлыгының «Россия Федерациясе Урман кодексының 83 статьясы нигезендә урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары тарафыннан Россия Федерациясе вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү методикасын раслау турында» 2014 елның 9 декабрендәге 545 номерлы боерыгы нигезендә субъектларның нәтиҗәлелеген бәяләүгә кертелгән.

Киңәшмәгә нәтиҗәләрне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ясады. «2022 ел ахырына якынлаша. Барысына да дәүләт йөкләмәсе кысаларында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, актлар һәм башка документларны рәсмиләштерү буенча калган эшләрне башкаруга аерым игътибар бирүегезне сорыйм, – диде ул. – Бу урманнарны саклау чараларын уздыруга бигрәк тә кагыла».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International