ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2022 елның 14 октябре, җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.

Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстаннан-ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов катнашты.

Киңәшмәне ачып, Александр Орнатский ел башыннан Идел буе федераль округында 16,9 мең гектар мәйданда 604 урман янгыны теркәлгән, дип хәбәр итте. «Көзге яңгырлы һава торышы башлангач, төбәкләрдә тәүлеклек уртача һава температурасы түбәнәйде, төбәкләрдәге урманнарда янгын куркынычы классы кимеде, – диде ул. – Янгын куркынычы сезоны Татарстан һәм Башкортстан республикаларында ябылды инде».

Аннары урманнарны янгыннан саклауга бүлеп бирелгән, калган акчаларны бүлү һәм 2023 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International