2022 елның 15 октябреннән Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә ябыла. Шуңа да карамастан, төбәктә янгын куркынычы торышына космик мониторинг уздыру, шулай ук гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатында урман фондына җир өсте патрулен гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
Ел башыннан бирле, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 489 термик нокта, урман фондына чиктәш территорияләрдә 15,4 га мәйданда 338 яну очрагы теркәлгән. Урман фондында янгыннар теркәлмәгән.
Янгын куркынычы сезоны дәвамында халык арасында системалы рәвештә агитация-аңлату эшләре алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарыла. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында барлыгы 1565 мәгълүмат хаты җибәрелгән һәм 5 кисәтү белдерелгән. Моннан тыш, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 123,5 мең сумлык 14 карар да чыгарылган.
Исегезгә төшерәбез, урман фонды территориясендә урман янгыннарын үз вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтү максатларында Татарстан Республикасында урман хуҗалыклары каршында II төргә караган 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ каршындагы III төргә караган 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе эшли. II төргә караган станцияләр – 229 төрле техника, III төргә караган станцияләр 72 данә махсус техника белән җиһазландырылган.