Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча урман барлыкка китерүче төп токымнарның 1,7 мең килограмм орлыгы әзерләнгән

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын җыю эше дәвам иттерелә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңарту һәм үрчетү бүлеге мәгълүматлары буенча, 2022 ел башыннан бирле 1,7 мең кг орлык әзерләнгән, шулардан чыршы – 142 кг, нарат – 761 кг, карагай – 25 кг, каен – 20 кг, юкә – 34 кг, имән – 550 кг, башка токымнар – 202 кг.

«Орлык җыю «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора, – дип искәртте ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – 2022 елга план – ким дигәндә 11455 килограмм орлык әзерләү».

Аның сүзләренә караганда, быел имәннең җимеш бирү дәрәҗәсе түбән күзәтелә, бу токымдагы агачлар 4-6 елга бер мәртәбә имән чикләвегеннән мул уңыш бирәләр. «Шуңа бәйле рәвештә ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә нарат, чыршы, юкә, өрәңге һәм корычагач орлыкларын җыю эшен көчәйтергә кушылды, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Барлык әзерләнгән орлыклар Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә тикшерү өчен җибәрелә».

Орлык җыю буенча алдынгылар арасында – республиканың Арча, Зеленодольск һәм Саба урман хуҗалыклары.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проекты буенча 3619,1 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре үткәрелгән. «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман үсентеләре мәйданына нисбәте» дигән максатчан индикатор 140% тәшкил итә (план 57% арттырып үтәлгән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International