«Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомникларында утырту материалына инвентаризация төгәлләнде. «Быел барлыгы 1,7 миллион үсенте үстерелде, шулардан 1,1 миллионы – нарат, 284 мең данә – чыршы, 76 мең данә – имән, 35 мең данә – каен һәм башка токымнар – 134 мең данә, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Раил Сәлахов. – Бу утырту материалы киләсе елда урман культуралары эшләрен башкару өчен җитәрлек булып тора».
Аның сүзләренә караганда, 2023 елда Мамадыш урманчылыгының урман фонды территориясендә 53 га мәйданда – урманнарны торгызу һәм үрчетү, 186 га урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылачак.
«Моннан тыш, утырту материалының бер өлеше урманнарны саклау, шулай ук «Хәтер бакчасы» һәм «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акцияләрен оештыру өчен дә кулланылачак», – дип өстәде Раил Сәлахов.