«Әлмәт урман хуҗалыгы» ДБУ урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын әзерләү дәвам итә. «Хәзерге вакытта корычагач орлыгын җыю эшләре тулы куәтенә бара, эшләргә Әлмәт урманчылыгы белгечләре дә җәлеп ителде, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Виталий Утнюхин. – Бүгенге көндә гомуми көч белән 275 килограмм корычагач орлыгы әзерләнде».
Аның сүзләренә караганда, шулай ук 2022 ел башыннан 30 килограмм каен орлыгы, 3 килограмм нарат орлыгы һәм 40 килограмм аморф орлыгы җыелган.
«Дәүләт йөкләмәсе буенча барлыгы 325 килограмм орлык әзерләргә кирәк. Планны үтәүгә карамастан, орлык материалын җыю эше дәвам итәчәк», – дип өстәде ул.