Тәтеш урманчылыгы урман фонды территориясендә көзге урман культуралары эшләренең берникадәр өлеше тәмамланган

2022 елның 21 октябре, җомга

Тәтеш урманчылыгы урман фонды территориясендә көзге урман культуралары эшләренең берникадәр өлеше тәмамланган. «Дәүләт йөкләмәсе буенча 163 гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру һәм киләсе елның урман культуралары өчен 70 гектар мәйданда туфрак әзерләү эшләре башкарылды», – дип хәбәр итте «Тәтеш урман хуҗалыгы»  ДБУ директоры Рәис Хәлитов.

Аның сүзләренә караганда, базислы урман питомнигында инвентарьлаштыру нәтиҗәләре быел 550 мең данә стандарт утырту материалы үстерелүен күрсәткән, шулардан имән – 410 мең данә, нарат – 51 мең данә, башка токымнар – 89 мең данә.

Шулай ук 2022 ел башыннан урман барлыкка китерүче төп токымнардан 150 кг орлык әзерләнгән.

«Дәүләт йөкләмәсе буенча барлыгы 615 килограмм орлык җыярга кирәк, – дип өстәде Рәис Хәлитов. – Хәзерге вакытта корычагач, имән һәм каен орлыклары әзерләнә, 12 кеше эшли. План билгеләнгән вакытта үтәләчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International