Татарстанда 1,5 мең га мәйданда ликвидлы булмаган агачлар җыеп алынган

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2022 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, быелның 24 октябренә республикада 1,5 мең га мәйданда ликвидлы булмаган агач җыю эшләре башкарылган.

Республиканың Әлки, Арча, Баулы, Биләр, Буа, Кәләй, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат, Тәтеш һәм Чирмешән урман хуҗалыклары белгечләре мондый эшләрне төгәлләгәннәр инде.

«Ликвид булмаган агачларны җыеп алу эшләре җил сындырып аударган, буран, кар нәтиҗәсендә һәм башкача агачларга зыян күргән урыннарда тупланган, һәлак булган агачлар запасының 90% артык өлешенә туры килә торган ликвидлы булмаган агачлар булганда башкарыла, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов. – Быел республикада 2,8 мең гектар мәйданда шундый агачларны җыеп алу эшләре башкарылачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International