Яңартылган исәпкә алу моделен гамәлгә кертү ике этапта узачак: ноябрьдә – документның тикшерү узмавы турында хәбәрләр киләчәк, декабрьдә мондый мәгълүматлар блокка җибәреләчәк.
Ноябрь башында заманчалаштырылган ЛесЕГАИС сегментыннан файдаланучылар агачның факттагы калдыклары турында мәгълүматны складка урнаштыру урыннары һәм урман эшкәртү инфраструктурасы объектларын инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча кертә алачаклар. Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков билгеләп үткәнчә, яңарту агач әйләнеше буенча операцияләрне нәтиҗәле һәм сыйфатлы башкарырга мөмкинлек бирәчәк.
«Системаның яңартылган функционалы кулланучыларга агачны складка урнаштыру һәм эшкәртү урыннарында яңадан сортларга, эшкәртергә һәм юкка чыгарырга, шулай ук электрон озату документын рәсмиләштермичә складлар арасында агач калдыкларын һәм аны эшкәртү продукциясен күчерергә мөмкинлек бирәчәк», – дигән Вячеслав Спиренков.
Шулай ук ЛесЕГАИС системасында төзелә торган объектларны гамәлдәге мәгълүматлар белән берлектә автоматик тикшерү функциясе дә барлыкка киләчәк. Әгәр охшашлык табылса, дубликат кулланучы тарафыннан бетерелә һәм өстәлгән мәгълүмат бер документка берләштерелә. 2022 елның ноябрендә система кулланучыга баланс моделенең тикшерү узмавы турында хәбәр итәчәк, ә декабрьдә тиешле документны рәсмиләштерү мөмкинлеген юкка чыгарачак.
Рослесхоз, системадан файдаланучыларга җайлашуы җиңел булсын өчен, яңартылган ЛесЕГАИС сегменты веб-порталының, шулай ук мобиль кушымтаның функционалы белән эшләү буенча җентекле аңлатмалар әзерли. Хәзерге вакытта сайтта яңартылган веб-портал интерфейсы белән танышырга һәм мобиль кушымта презентациясен өйрәнергә мөмкин.