ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында киләсе чорга бурычлар билгеләнде

2022 елның 28 октябре, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар каралды. Утырыш эшендә министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклар җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров һәм дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров доклад белән чыгыш ясады.

Илгизәр Зарипов 29.07.2017 ел, № 280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру, урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын әзерләү, урманнарны компенсацияле нигездә торгызу буенча эшләрне кабул итү турында сөйләде һәм «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү турында» 09.02.2009 ел, № 8-ФЗ федераль законга кертелгән үзгәрешләр турында искәртеп узды.

Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасында 9474 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнгән. Орлык җыюны республиканың Әлки, Арча, Баулы, Болгар, Буа, Зеленодольск, Кайбыч, Минзәлә, Нурлат, Саба һәм Тәтеш урман хуҗалыгы белгечләре төгәлләгән.

«Калган урман хуҗалыкларына 1 декабрьгә кадәр эшләрне төгәлләргә һәм орлык сыйфаты турында таныклык алырга кирәк, – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов. – Шулай ук исегезгә төшереп үтәм, компенсацияле урманнарын торгызу һәм үрчетү эшләрен кабул итү вакыты бетәргә бер айдан азрак вакыт калып бара. Әлеге юнәлеш буенча эшчәнлекне көчәйтүегез турында сорыйм».

Министр урынбасары Рәис Гомәров урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре комплексын башкару мәсьәләләренә тукталды. «Бүгенге көндә тапшырылган актлар буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү 86 процент тәшкил итә. – Исегезгә төшерәм, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларындагы барлык чараларны агымдагы елның 1 декабренә кадәр тәмамларга кирәк».

Рәис Гомәров ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә документларны рәсмиләштерү һәм актларны Министрлыкның финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контрольлек бүлегенә тапшыру эшен активлаштырырга кушты.

Айрат Әхмәров утырышта катнашучыларга республиканың урман фонды җирләрендә патрульлек итү планының үтәлеше, «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча болытлы чишелеш» ДМС һәм «Контрольлек төрләренең бердәм реестры» системасында эшләү үзенчәлекләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International