ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: 2022 елда Татарстанда 5789 га мәйданда урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылды

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2022 елда урманнарны яңадан торгызу буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды. «Татарстан Республикасында барлыгы 5789 гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылды, – дип сөйләде урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев. – Шулардан 3619 гектарда башкарылган эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектына туры килә.

Аның сүзләренә караганда, быел Министрлык карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә – 1570 га мәйданда һәм Азнакай муниципаль районы территориясендә 600 га саклагыч урман үсентеләре утыртылган. «Азнакай районы чикләрендә мондый утыртмалар «Татнефть» ГАҖ инициативасы белән парник газлары чыгаруны компенсацияләү кысаларында оештырылды», – дип өстәде Тимур Галиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International