Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаментында урманнарны саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урманнарны саклау мәсьәләләре тикшерелде. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстаннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторының әйдәп баручы консультанты Әнәс Сөнгатуллин, «Россия урманнарны яклау үзәге» ФБУ территориаль бүлекчәләре белгечләре катнашты.

Утырыш барышында дәүләт урман патологиясе мониторингы нәтиҗәләре, 2022 елда урманнарны саклау эшләренең нәтиҗәләре каралды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде. 2023 елда зарарлы организмнарның чыганакларын бетерү буенча чараларны үткәрүгә әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Докладлар белән Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Сергей Ковалев, «Рослесозащита» ФБУ директоры урынбасары Василий Тузов һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International