«Лесные пчелы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Удмуртия урман хуҗалыгы турында белгәннәр

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Бөгелмә районының 3 нче урта мәктәбенең «Лесные пчелы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар, берләшмә җитәкчесе Рамилә Батуллина белән берлектә, Удмуртия Республикасының Табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгына барганнар. Укучылар белән урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу бүлеге белгече Ариф Асланов очрашкан.

Очрашу барышында Ариф Асланов балаларга Удмуртиянең урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре, тормышка ашырыла торган экологик проектлар, «Урманны саклыйк», «Хәтер бакчасы» һәм «Россия суы» кебек табигать саклау акцияләре турында сөйләгән. Аерым алганда, ул регион территориясендә үсә торган төп токымнарның нарат һәм чыршы булуы турында хәбәр иткән.

Шулай ук Ариф Асланов пилотсыз очу аппаратларын куллану, «Кызыл Йолдыз», «Можга урман комбинаты», «Орион» һ.б. предприятиеләре эшенә дә җентекләп тукталган.

Алга таба «Лесные пчелы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр урманнарны янгыннан саклаганда кулланыла торган квадрокоптерларны һәм  башка җиһазларны күргәннәр.

Очрашу ахырында укучыларга Удмуртия Табигать ресурслары министрлыгы символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырылган. Балалар Ариф Аслановка җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдергәннәр һәм аны үзләренә, республикага кунакка чакырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International