ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырылды. Аны департамент башлыгы Александр Орнатский үткәрде.

Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстаннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.

Киңәшмә барышында «Урманнарны саклау» федераль проектының максатчан индикаторларына ирешү, урманнарны торгызу эшләрен башкару, 2023 елда урман культуралары өчен туфрак әзерләү, урман барлыкка китерүче төп токым орлыкларын әзерләү һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.

Аерым алганда, Александр Орнатский хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә округта 132,2 мең га мәйданда (планның 92,3%) урманнарны торгызу эшләре үткәрелгән, 16,5 тонна ылыслы токым орлыклары әзерләнгән. «Шулай ук ябык тамыр системалы урман культураларын булдыру планы да үтәлде», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда быел «Экология» илкүләм проекты кысаларында 3619,1 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган. Шулардан 1412,5 гектар мәйданда – урман культуралары утыртылган, 104,6 гектарда –урманнар үрчетелгән, 4 гектарда – катнаш урман торгызу эшләре, 2098 гектарда урманнарны табигый торгызу эшләре гамәлгә ашырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International