«Табигатьне бергәләшеп саклыйк» республика балалар иҗаты конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

«Табигатьне бергәләшеп саклыйк» республика балалар иҗаты конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Аны Түбән Кама муниципаль районының «Балалар экология-биология үзәге» МБУ оештыра.

Конкурс гомуми белем учреждениеләренең 2-11 сыйныф укучылары арасында «рәсем» һәм «плакат» номинацияләре буенча үткәрелә. Иҗади эшләрнең темалары – урман һәм су ресурсларын саклау, «безнең нәни дусларыбызга» карата сакчыл мөнәсәбәт.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны һәм эшләрне 2022 елның 20 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 423570, Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәре, Шинчылар пр., 59.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Табигатьне бергәләшеп саклыйк» республика балалар иҗаты конкурсы Россиянең мәдәни мирасы елына багышланган «Табигать һәм без» XI республика экология фестивале кысаларында оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International