«Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясе белгечләре кышка әзерлек эшләрен башлап җибәргән, ул территория җыештыру, сезонлы хезмәт күрсәтү, урман янгыннарын сүндерү техникасын һәм янгынга каршы җиһазларны төзекләндерү һәм консервацияләү кебек эшләрне үз эченә ала.
Эшчеләр тарафыннан машиналарны һәм җиһазларны юу, чистарту, аларның төсле катламын торгызу, техник сыеклыкларны, фильтрларны, запчас өлешләрне алыштыру эшләре башкарыла. Әлеге чаралар киләсе янгын куркынычы янаган чорга кадәр җиһазларның һәм техниканың сакланышын гарантияли.