Бүген Министрлыкта 2022 елда урманнарда янгын куркынычы сезоны нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар һәм алдагы чорга бурычлар билгеләделәр. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Утырыш эшендә министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ структур бүлекчәләре, урман янгыннарын сүндерү станцияләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Докладлар белән «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин һәм министр урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады.
Айдар Гайфуллин үзенең чыгышында урман янгыннарын сүндерү станцияләренең янгын куркынычы чорындагы эше, урманнарга карата җир өсте һәм авиация патрульлеге, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча халык арасында уздырыла торган агитация-аңлату эшләре турында сөйләде. Аерым алганда, ул быел гомуми озынлыгы 269 очыш сәгате булган 52 авиапатруль үткәрелүе хакында хәбәр итте.
«15 октябрьдә урманнарда янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә ябылды, аның озынлыгы 174 көн тәшкил итте, – дип хәбәр итте Айдар Гайфуллин. – Бөтен чорда 377 термик нокта һәм урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 245 яну очрагы теркәлде. Урман янгыннары теркәлмәде».
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта инвентаризация үткәрелә, урман янгыннарын һәм янгынга каршы җиһазларны кышкы саклауга кую эшләре уздырыла.
Рәис Гомәров урманнарны янгыннан саклау буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү һәм башка мәсьәләләргә тукталды. Ул урман янгыннарын сүндерү станцияләре җитәкчеләренә запас частьләр, ягулык-майлау материаллары сатып алуны һәм «Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы. Урман янгыннарын сүндергәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» укуларын уздыруны тәэмин итәргә кушты.
Киңәшмәгә министр Равил Кузюров йомгак ясады. «Барлык структураларның һәм оешмаларның системалы эше, шулай ук янгынга каршы чаралар нәтиҗәсендә без быел гадәттән тыш хәлләргә юл куймадык, – диде ул. – Сезнең фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз өчен мин сезгә чын күңелдән рәхмәтле».
Равил Кузюров белгечләргә янгынга каршы җиһазлар сатып алу, урман янгыннарына каршы пропаганда алып бару һ.б. бәйле берничә йөкләмә бирде. «Инде хәзер үк 2023 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерләнә башларга кирәк, – дип ассызыклады ул. – Халык белән аңлату эшенә аерым игътибар бирүегезне сорыйм».