12 ноябрьдә Россиядә Песнәкләр көнен билгеләп үтәчәкләр

2022 елның 11 ноябре, җомга

Иртәгә, 12 ноябрьдә, Россия Федерациясендә «Песнәкләр көне» экологик бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйрәм Россия Кошларны саклау берлеге инициативасы белән оештырыла.

Бу көнне илнең төрле торак пунктларында яшәүчеләр «кышкы кунаклар» – Россия төбәкләрендә кышлауга калучы кошлар: песнәк, купшы чыпчыклар, карабүрекләр, күкшәләр, чечетлар, урман чыпчыклары белән очрашуга әзерләнә. Алар бу кошлар өчен азык, шул исәптән «песнәк ризыклары» да: тозсыз туңмай, кабак, көнбагыш орлыклары әзерли, җимлекләр ясап элә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International