2022 ел башыннан бирле республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 28,6 мең тапкыр патрульлек үткәргән

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

2022 ел башыннан бирле дәүләт урман инспекторлары тарафыннан республиканың урман фонды җирләрендә 28,6 мең мәртәбә патрульлек үткәрелгән. «Патрульлек итү барышында территория урман законнарын бозуларны ачыклау һәм булдырмый калу максатларында, әйтик, урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлеше буенча тикшерелә, – дип аңлатты ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров. – Ел башыннан бирле 160 хокук бозу очрагы ачыкланды. Ачыкланган барлык бозулар буенча административ һәм җинаять җаваплылыгы чаралары күрелде».

«Беркетмәләрнең күбесе урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен төзелде, – дип өстәде ул. – Патрульлек иткәндә шулай ук аунак агачларны җыю һәм урман законнары таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча аңлату эшләре дә алып барыла. Мондый сөйләшүләр 10 ай эчендә 2 меңнән артык мәртәбә үткәрелде».

Айрат Әхмәров сөйләп узганча, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт урман инспекторлары тарафыннан контрольлектәге затларга карата алар белән үзара бәйләнешкә кермичә генә 58 контроль (күзәтчелек) чарасы күрелгән, 107 профилактик визит уздырылган һәм мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 26 кисәтү белдерелгән.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза, ресубликада яшәүче һәркем, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннарына, «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша урман законнарын бозу факты турында хәбәр итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International