«Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре «Экология» илкүләм проекты кысаларында нарат күркәләрен җыюга керешкәннәр

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

«Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында нарат күркәләрен җыюга керешкәннәр.

«Орлык әзерләү – күп хезмәт сорый торган эш һәм берничә этаптан тора, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Сәгыйд Абдуллин. – Җыя башлар алдыннан орлыкларның чәчүлек сыйфатын билгеләү, аларның корткычлар һәм авырулар белән зарарлану-зарарланмау урыннарны тикшерергә кирәк. Аннары күркәләр кул белән җыела».

«Нарат күркәләрен гадәттә ноябрьдән мартка кадәр әзерлиләр, аннары аларны бинада саклыйлар. Гыйнвар-февральдә барлык җыелган күркәләр эшкәртелә. Эшкәртүнең тулы циклы вакытында күркәләр сортларга аерыла, аларның  орлыклары алына, катнашмалардан чистартыла, шулай ук орлыклар да сортларга аерыла һәм киптерелә», – дип өстәде ул.

Аның сүзләренә караганда, соңыннан орлыклар партиядә формалаша һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә тикшеренү өчен җибәрелә.

Сезон ахырына кадәр Бөгелмә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 3,5 тонна күркә җыеп алачак. Шул күләмдә уңыштан, эшкәрткәннән соң, 30 килограммнан да ким булмаган күләмдә орлык алынырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, урман хасил итүче төп токымнарның орлыкларын җыю «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. 2023 елга план - кимендә 11455 кг орлык әзерләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International