Рослесхоз: ВНИИЛМ галимнәре урманнарны таксацияләү һәм инвентаризацияләү өчен приборлар эшләгән

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Урман корылышы буенча VI Халыкара фәнни-гамәли конференциядә Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фәнни-тикшеренү институты галимнәре тәкъдим иткән беренче прибор – агачларның диаметрларын үлчәү өчен электрон үлчәү сәнәге. Аның өстенлеге шунда, ул җыйнак һәм аннан файдалануы җиңел. Таксация ясаучы белгеч агач токымнарын һәм ярусларын кодлаштыра, аннары аларны киләчәк эш өчен системада саклый ала. Моннан тыш, сәнәк аккумулятор ярдәмендә заряд ала һәм мәгълүматларны тапшыру өчен мобиль җайланмага тоташтырыла.

ВНИИЛМ галимнәренең икенче эшләнмәсе агач үсешенең барышын өйрәнү өчен эшләнгән – «тайга V», ел боҗраларының киңлеген үлчәү чарасы. Эшләнмәнең үзенчәлеге – үрнәкнең торышын төгәл билгеләү мөмкинлеген бирә торган адымлы электрүткәргеч, ә программа тәэминаты ярдәмендә үлчәүләрне автоматик режимда да эшләргә була. Киләчәктә – җайланма системасыннан Wi-Fi һәм Bluetooth ярдәмендә мәгълүмат тапшыру. «Тайга V» приборы төгәл, нәтиҗәле һәм уңайлы чара булып тора һәм берничә параметр буенча үз аналогларын уздырып та җибәрә.

Мөмкинлекле булганга күрә, приборлар лабораторияләр, фәнни төркемнәр һәм урманнан файдаланучылар тарафыннан кулланылырга мөмкин. Тәкъдим ителгән әлеге Россия приборлары чит ил аналогларын алыштырачак.

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International